Татарстан синоптиклары яшен турында кисәтә

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). 22 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшен көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Шулай ук көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Моңа кадәр «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу атна ахырына кадәр Татарстанда эссе һава саклана. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров мәгълүматларына караганда, 25 һәм 26 июньдә республикада эсселек кимиячәк.