«Илгиз ил гизә» проектының яңа чыгарылышы Казандагы биш урын белән таныштыра

Проект авторы Илгиз Шәкүров башкалада кешеләр бик белеп бетерми торган биш урын турында сөйли.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). «Интертат» электрон газетасының махсус проекты «Илгиз ил гизә» видеоблогының яңа чыгарылышы әзер. Чыгарылыш Казанда бик үк билгеле булмаган биш урынга багышлана. Влогны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин.

Проект авторы Илгиз Шәкүров тамашачыларны Казанның кызыклы урыннары белән таныштыра. Илгиз күрсәткән биш урынны башкаладагы бар халык та белеп бетермидер, мөгаен.

Яңа чыгарылышта Казахстанның Татарстанга бүләк иткән казаны, җыештыручы кыз, үрдәкләр белән малай, музыка уен кораллары тоткан кеше, мульфильм герое "Мойдодыр" сыннары кайда урнашканы турында сөйләнә.

  • «Илгиз ил гизә» проектының барлык чыгарылышларын сылтама аша карап була.