Бүген Ирек Миңнәхмәтов “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе кысаларында Арчаның 1 нче мәктәбендә булды

“Арча миңа бик якын. Чөнки монда минем балачагым үтте. Кешене бит дуслар күтәрә, минем монда якын дусларым булды, без бик тату идек “, - дип, үзенең тәэсирләре белән уртаклашты ул

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе кысаларында 145 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы Арчаның 1 нче мәктәбендә булып, укучылар һәм укытучылар коллективы белән аралашты, сыйныф җитәкчесе Елена Герасимовага чәчәкләр бүләк итте, мәктәпне карады. Мәктәп ишегалдындагы “Укытучы” һәм Советлар Союзы Герое Валентин Ежков һәйкәлләренә чәчәк салды. Хәзерге вакытта биредә мәктәп тарихына багышланган 200 битлек китап әзерләнә. Ирек Миңнәхмәтов аны бастырып чыгаруда ярдәм күрсәтергә сүз бирде.

Ирек Миңнәхмәтовны ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина, Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина, районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Рина Бәдриева, 1 нче мәктәп директоры Рамил Мөхәммәдьяров озатып йөрде.

“Мин бирегә килгәндә мәктәбемне бөтенләй танымадым. Ул яңарып, зураеп киткән. Бөтен мәктәп тә болай мактана алмас дип уйлыйм. Шунысы кызык: мәктәпкә керү белән, мин бала чагымдагы мохиткә эләктем. Миңа белем биргән тәҗрибәле укытучылар да шул ук, бары тик бераз олыгаеп кына киткәннәр. Без дә укучылар түгел инде, әлбәттә. Мин туган мәктәбемә килеп, уңай хисләр кичерәм”, - диде ул.

“Без Арчага күчеп кайткач, мин бу мәктәпкә 4 нче сыйныфта укый башладым. Һәркем белә: теләсә кайсы күченү, яңа сыйныфта белем ала башлау - бала өчен кечкенә генә булса да тетрәнү. Сыйныфка яңа бала килү белән, аны бөтенесе тикшерә башлый: ул нәрсә ярата, кемне белә, аны кыйнарга ярыймы-юкмы һәм башкалар. Мин бүген дә, мәктәпкә килеп керү белән, иң беренче белем ала башлаган сыйныфка кереп, үз урыныма барып утырдым. Мин берничә начар билге алганымны да хәтерлим”, - диде ул. Ирек Миңнәхмәтовның яраткан предметлары рус теле һәм әдәбияты, математика булган.

“Арча миңа бик якын. Чөнки монда минем балачагым үтте. Кешене бит дуслар күтәрә, минем монда якын дусларым булды, без бик тату идек. Ул вакытта Казанда яшәргә авыррак иде, ә районда кешеләр бер-берсен белә, аралаша. Арчада яшәгән вакытлар күңелле, рәхәт булып истә калды”, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты җитәкче.

Ирек Миңнәхмәтов, әлеге акциягә карата фикерен белдереп: “Әгәр халык бу акция белән “җенләнсә”, мәктәпләр бу мәктәпләргә кисәк кенә үсеп китәргә мөмкинлек бирәчәк”, - диде. “Акциянең уңышлы булуы сездән торачак, - дип мөрәҗәгать итте ул журналистларга. – Менә сез уңышка ирешкән кешеләрне табып, аларга барып: “Сез мәктәпкә нәрсә белән булыштыгыз?” – дип сорап, бераз оялтып та җибәрсәгез, алар мәктәпкә барып булышсалар, мәктәп икенче дәрәҗәгә чыгачак”.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе туган мәктәбенә өч мультимедияле комплект, яңа компьютер сыйныфы, телевизор, видеокамера, фотоаппарат бүләк итте. 1 нче мәктәп директоры Рамил Мөхәммәдьяров Ирек Миңнәхмәтовка мондый зур бүләк өчен рәхмәт белдерде. “Үзегез белем алган мәктәпне онытмавыгыз өчен рәхмәт, сезнең ярдәм белән, укучылар алдында яңа мөмкинлекләр ачыла”, - диде директор.

Ирек Миңнәхмәтов Арчага яңадан сентябрь аенда мәктәп янында агачлар утырту өчен киләчәк дип көтелә.