Яшьләрнең формаль булмаган берләшмәләре, субкультуралар буенча “түгәрәк өстәл” була

Сөйләшүдә оештыручылар хакимият, җәмгыять һәм яшьләрнең формаль булмаган берләшмәләре арасында диалог урташтыру механизмнарын табуны өмет итә
(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә “Яшьләрнең формаль булмаган берләшмәләре һәм субкультуралар. Яшьләр бергәлегендә аларның урыны һәм роле” темасына “түгәрәк өстәл” үткәреләчәк.

Утырыш исә республикадагы яшьләрнең формаль булмаган берләшмәләре эшчәнлегенең чынлыкта торышын чагылдыру механизмнарын табу буенча фикер алышу максаты куела.Чөнки андый оешма-берләшмәләрнең эшчәнлеге турында иң күп материал ТР буенча Эчке эшләр органнары тарафыннан тупланган, ләкин аларның күпчелеге хокук бозулар буенча җыелган статистик мәгълүматларга нигезләнгән. Яшьләр белән эшли торган ведомстволарның күбесе, массакүләм мәгълүмат чаралары шушы тискәре белешмәләрдән куллана, шулай булгач, җәмгыятьтә аларга карата уңай караш формалаштыруга ярдәм итә дип булмый. Нәтиҗәдә, яшьләр белән урамнарда милиция хезмәткәрләре, мәктәпләрдә укытучылар арасында каршылыклы мөнәсәбәтләр барлыкка килә. “Яшьләрнең формаль булмаган берләшмәләре һәм субкультуралар. Яшьләр бергәлегендә аларның урыны һәм роле” темасына уздырыла торган сөйләшүдә оештыручылар хакимият, җәмгыять һәм яшьләрнең формаль булмаган берләшмәләре арасында диалог урташтыру механизмнарын табуны өмет итә.

kzn.ru порталы мәгълүматы буенча, кичке сәгать 3тә башланачак әлеге чарада ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Җәмәгать палатасы, ТР Дәүләт Советының Яшьләр иҗтимагый палатасы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Мәгариф министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, яшьләрнең формаль булмаган берләшмәләре вәкилләре һ.б. катнаша.