“Вамин-Теләче” агрофирмасының Олы Мишә бүлекчәсендә хезмәт хакын дөрес түләмәгәннәр

Теләче районы прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә күп кенә хокук бозу очраклары ачыкланды
(Теләче, 21 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Теләче районы прокуратурасы “Вамин-Теләче” агрофирмасының Олы Мишә бүлекчәсендә хезмәт хакы түләү буенча хезмәт турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Бу хакта “Теләче” газетасы хәбәр итә.
РФ Хезмәт кодексының 131 маддәсе нигезендә хезмәт хакы Россия Федерациясе валютасында (сумнарда) акчалата түләнергә тиеш. Коллектив килешүе яки хезмәт килешүе нигезендә, хезмәткәрнең язмача гаризасы буенча, хезмәткә түләү Россия Федерациясе законнарына һәм Россия Федерациясенең халыкара килешүләренә каршы килми торган башка формаларда да башкарылырга мөмкин. Хезмәт хакының акчалата булмаган өлеше исәпләнгән айлык хезмәт хакының 20 процентыннан артмаска тиеш.
“Вамин-Теләче” агрофирмасының Олы Мишә бүлекчәсендә кайбер хезмәткәрләргә хезмәт хакын продукция белән түләү исәпләнгән айлык хезмәт хакының 20 процентыннан артып китә. Тикшерүнең барлык нәтиҗәләре буенча “Вамин Теләче” агрофирмасы” ҖЧҖнең баш бухгалтерына карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27 маддәсе буенча (хезмәт һәм хезмәтне саклау турындагы законнарны бозу) административ эш кузгатылды. Шулай ук җәмгыятьнең директорына РФ Хезмәт кодексын бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.