Татарстанга җәйге җылы көннәр кайтты

Иртәгә көн кояшлы булачак
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә аяз һава, явым-төшем көтелми.
Казанда температура 28-30 градус җылы, ә Татарстан буенча температура 25-30 градус тәшкил итәчәк.
23 июньгә каршы төндә Татарстанда аяз һава көтелә. Температура 11-16 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.