Төмәндә РФ президентының балалар хокукларын саклаучы вәкиле Павел Астахов булып китте

Павел Астахов Төмән өлкәсенең балалар хокукларын саклау эше нәтиҗәләре югары булуына ышанган
(Төмән, 21 июнь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Узган атнаның ахырында Төмәндә булып киткән Россия Президенты каршындагы балалар хокукларын саклау буенча вәкил Павел Астахов төбәгебездә балалар хокукларының саклану хәлен өйрәнде, төрле балалар учреждениеләрендә булды, бу эшкә үз бәясен бирде, тәкъдимнәр кертте. Аның белән бергә Төмән губернаторының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Шевчик йөрде.
Өлкә губернаторы Владимир Якушев белән бергә төбәк журналистлары өчен үткәрелгән брифингта Павел Астахов Төмәнгә сәяхәтенең максатлары һәм Төмән җирендә балалар хокукларын саклау эшенең торышы һәм нәтиҗәләренә бәйле үз фикерләре белән уртаклашты.
Төмән өлкәсендә балаларның хокукларын саклау буенча зур эш алып барылу турында күптән белә идек, минем монда килүемнең төп сәбәбе - шушы эш буенча бу төбәкнең тәҗрибәсен өйрәнү һәм башка төбәкләргә дә җиткерү чараларын күрү, дип башлады сүзен Мәскәү кунагы.
Павел Астахов Төмәнгә кадәр Россиянең 30 төбәгендә балалар хокукларын саклау эшен тикшергән һәм бу эш буенча Төмән өлкәсенең нәтиҗәләре барысыныкыннан да югарырак булуына ышанган. Ул бигрәк тә ятим һәм караучысыз калган балаларны гаиләләргә урнаштыру, андый балалар турында кайгыртучанлык күрсәтү эшләренә югары бәя бирде. Ятим балаларны патронат гаиләләргә һәм опекага бирү барлык ятим балаларның 82 процентын тәшкил итә, мондый югары нәтиҗәләр Төньяк Кавказда гына күзәтелә, дип, соклануын яшермәде Павел Астахов. Кайбер гаиләләрне социаль яктан һәръяклап сәламәтләндерү, балалар өчен ул гаиләләрне саклау буенча Төмән тәҗрибәсе Россиянең барлык төбәкләренә дә җәелдерелүгә лаек.
Бу юнәлештә гаиләләрнең рухи-әхлакый халәтен, матди хәлен яхшырту буенча Төмән шәһәрендәге “Гаилә” автоном һөнәри белем бирү һәм социаль технологияләрне үстерү үзәгенең эш тәҗрибәсен бөтен төбәкләргә җиткерү кирәклегенә басым ясады ул. Бу үзәктә матди яктан мохтаҗ гаиләләрне аякка бастыру программасы 2006 нчы елдан бирле эшләп килә, шул вакыт аралыгында әлеге технология кысаларында хөкүмәттән үз эшләрен башлап җибәрү өчен башлангыч матди ярдәм алган гаиләләрнең саны 38 меңгә җиткән. Шушы программаның мәгълүматлар базасында тормыш шартлары өйрәнелгән, социаль хәлләрен яхшырту өчен хөкүмәттән төрле ярдәм алган 414 мең гаилә теркәлгән, алар авыр хәлдәге гаиләләрнең 83 процентын тәшкил итә. Социаль ятимлекне алдан күреп профилактик эшләр үткәрү нәтиҗәсендә ятимлеккә дучар итү куркынычы алдында торган балаларның 30 проценты үз гаиләләрендә калган. Яңа туган балаларын роддомда калдырырга теләгән ялгыз аналар белән эшләү программасы да сизелерлек уңай нәтиҗәләр биргән, “Без бер-беребезгә кирәк” программасы буенча җимерелергә торган 25 гаилә сакланып калган.
Павел Астахов сүзләренә өстәп, губернатор урынбасары Наталья Шевчик “Киләчәккә адым” программасы буенча мәктәпләргә йөреп укырлык хәлдә булмаган инвалид балаларның барысы да өйләрендә укытыла, дип сөйләде. Шул ук вакытта ата-аналар арасында бу эштә каршылык, кыенлыклар тудыру очраклары да күзәтелә, кайбер ата-аналар укытучыларны үз йортларына, я фатирларына кертмәскә тырышылар, диде ул.
Павел Астаховны бигрәк тә Төмән Кардиология үзәгенең балалар бүлеге эше сокландырган. Бу бүлектә медицина иминияте аша (медицинское страхование) планлы рәвештә балалар йөрәгенә бик тә катлаулы һәм урта хәлле гаилә күтәрә алмаслык кыйммәтле операцияләр ясала, шул исәпкә алынып, быел гына да 102 операция өчен федераль үзәктән акча бирелгән, 32 операция инде ясалган. Шушы көннәрдә генә тууына ике тәүлек кенә үткән сабый йөрәгенә ясалган операция уңышлы үткән. Бүгенге көндә Үзәктә 30 урын бар, 24 бала ята. Үлем очракларына 3,1 процент туры килә, бу Ауропа стандарты, дип өстәде бүлекнең баш табибы Кирилл Горбатиков.
Кардиология бүлеге йөрәк авырулы балаларны өлкәнең барлык төбәкләреннән, күрше Курган өлкәсеннән һәм килешү буенча Казакъстаннан кабул итә, елына меңәрләгән операция ясый, һәр ел дәвамында дүрт мәртәбә табиблар бригадасы урыннарга чыгып ярдәм күрсәтә.
Балаларның җәйге ялларын оештыру буенча да өлкә зур эш алып бара. 700 лагерь һәм ял базалары 4 июньдә уртача 300 әр бала кабул иткән.
Төмән өлкәсендә балаларны социаль яклау эшләрен оештыру эзлекле план буенча бара, бу юнәлештә ведомстволар арасында бәйләнеш һәм хезмәттәшлек оештырылган, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрне исәпкә алу һәм аларны аякка бастыру буенча мәгълүматлар базасы төгәл эшли, дигән нәтиҗә ясады Павел Астахов. Ул бигрәк тә балалар өчен гаиләләрне саклау эшен иң әһәмиятле юнәлеш итеп күрсәтте, бала өчен гаиләне бернинди учреждение дә алмаштыра алмый, һәр балага әни, әти, гаилә кирәк, диде ул.
Бу юнәлештә һәр регион Төмән тәҗрибәсен үз үзенчәлекләрен исәпкә алып гамәлгә ашырырга тиеш, диде П.Астахов. Балаларның социаль хокукларын яклауны ил буенча нәтиҗәле итеп оештыру максатыннан өлкә тәҗрибәсе нигезендә Төмәндә агымдагы елда Россиянең башка төбәкләре белгечләре өчен ике семинар үткәрергә тәкъдим итте.
Булдыра Төмән өлкәсе, дип әйтәсе килә бу көннәрдә, туган төбәгебез белән горурлык хисенә Россия Президенты каршында азсанлы халыклар балаларының ана телләрен өйрәнүгә булган хокукларын Павел Астахов кебек саклаучы вәкил булсын иде, дигән теләк кушыла.