Азнакайның Камышлы авылында мәчеткә нигез салынды

Авылдашларының дистә елларга сузылган хыялын тормышка ашырырга Азнакайдагы “Лидер-Авто” ҖЧҖ генераль директоры Миргазиян Динмөхәммәтов алынды
(Азнакай, 21 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Камышлыда иман йортына нигез салу хәбәре авыл халкын гына түгел, туып-үскән нигезләреннән читтә яшәүче якташларны да бергә туплады, дип хәбәр итә “Маяк” хәбәрчеләре.
Авылдашларының дистә елларга сузылган хыялын тормышка ашырырга шушы авылда туып-үскән, яшьлеген әфган сугышы көйдергән, кендек каны тамган җир белән арасын өзмәгән һәрдаим аралашып, ярдәмләшеп торучы Азнакайдагы “Лидер-Авто” ҖЧҖ генераль директоры Миргазиян Динмөхәммәтов алынды.
Булачак мәчеткә нигез салыну турындагы хәбәр-тантананы район имам-мөхтәсибе Әмирҗан хәзрәт Якупов ачып җибәрде. Чалпы авыл җирлеге башлыгы Илшат Ибраһимов, эшмәкәр Миргазиян Динмөхәммәтов, олуг кунак, Төркиянең тугандаш Тарсус шәһәре мэры, төрек делегациясе җитәкчесе Борһанетдин Коҗамаз, Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Илсөя Якупова авыл халкын әлеге онытылмас вакыйга белән тәбрик иттеләр.
Мәчет төзелешенең төп иганәчесе Миргазиян Габдулла улы килгән кунакларны нәкъ бер елдан соң “Мөхәммәт” мәчетен ачу тантанасына чакырды.