Азнакай эшмәкәрләре өчен закон таләпләренә багышланган семинар уздырылды

Семинарда күзәтчелек һәм контрольлек итүче дәүләт органнары белгечләре чыгыш ясады
(Азнакай, 21 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Азнакайның Балалар иҗаты үзәгендә Көньяк-Көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы эшмәкәрләре өчен “Тикшерүләргә кадәр һәм тикшерүләрдән соң ни эшләргә?” дигән темага семинар уздырылды, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.
Семинарны палата директоры Азат Шәйхетдинов алып барды. Аның барышында күзәтчелек һәм контрольлек итүче дәүләт органнары белгечләре чыгышлар ясады һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
Көн туган саен законнарның һәм кагыйдәләрнең үзгәреп торуын истә тотып, эшмәкәрләр мондый семинарларның даими уздырылырга кирәклеген ассызыклады.