Вахит Имамов “Мәйдан” журналына мөхәррир итеп билгеләнде

Вахит Имамов “Мәйдан” журналына мөхәррир итеп билгеләнде

(Чаллы, 21 июнь, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Факил Сафин республика Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп билгеләнгәч, аның урынын танылган Чаллы язучысы, республика Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Вахит Имамов алды.

Яңа баш мөхәррир сүзләренчә, аның килүе белән журналда тамырдан үзгәрешләр булмаячак. Шулай да, аны басманың хәзерге хәле канәгатьләндерми: журналда Татарстаннан читтә яшәүче татарлар тормышы аз яктыртыла. “Мәйдан” журналы чыга башлаганда ук бу максатлар турында әйтелгән булса да. Әлеге тема “Казан утлары” академик әдәби һәм “Идел” журналларында да яктыртылмый. Шул ук вакытта, Әстерхан, Чиләбе өлкәләрендә, Удмуртия һәм Россиянең башка төбәкләрендәге татарларның ничек яшәве турында да беләсе килә. Әлеге темага багышланган мәкаләләр ике як өчен дә кирәкле, - дип саный Вахит Имамов. Аның фикеренчә, татар диаспорасы вәкилләреннән күпкә өйрәнергә була, ә аларга тарихи ватаннары тарафыннан игътибар һәм кызыксыну кирәк. Шуңа күрә, яңа баш мөхәррир журналның онытылган концепциясенә игътибар юнәлдерергә һәм “Мәйдан” битләрендә бу темага күбрәк урын бирергә ниятли.