Сугышчан дус кызлар Хәтер һәм кайгы көнендә дусларын искә ала

Сугышчан дус кызлар Хәтер һәм кайгы көнендә дусларын искә ала

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Иртәгә Казанда Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Казан шәһәре ветераннар советы каршыдагы Сугышчан дус кызлар клубы әгъзалары да бөек Ватан сугышында катнашкан дусларын искә ала.

Клуб әгъзалары Җиңү паркында булачак митингка да барырга җыена. Митингта башкала хакимияте җитәкчелеге дә катнашырга тиеш. Ветераннар сугышта һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр бәйләме салачак.

Митингтан соң Сугышчан дус кызлар клубы Казан шәһәре ветераннар советына җыела. Анда сугыш афәтләрен кичкән хатын-кызлар вафат булган дусларын искә алачак. Әле шушы елларда гына клубның активистлары Суфия Исхакова, Суфия Сабитова, Сөембикә Вәлиева һәм Зәкия Гомәрова мәңгелек дөньяга күчкән. Батырлыклары белән дан казанган Мәгүбә Сыртланова һәм Фаина Чанышева кебек каһарман кызлар да халкыбызның күңелендә мәңге сакланыр.