^Казанда Җирле хакимиятләр саммиты узачак

^Казанда Җирле хакимиятләр саммиты узачак

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). 23 июньдә Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Меңъеллык Казан — Ауропа һәм Азиягә тәрәзә» («Тысячелетняя Казань — окно в Европу и Азию») дигән Җирле хакимиятләр саммиты була. Анда Татарстан республикасы җитәкчелеге дә катнашырга тиеш. Пленар утырышны «Берләштерелгән шәһәрләр һәм Җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасы Ауразия бүлеге рәисе, Казан шәһәре мэры Камил Исхаков алып барачак.

Саммитта Ауропа советы Генераль секретаре урынбасары, Мәгариф, мәдәният һәм мирас, яшьләр һәм спорт мәсьәләләре буенча генераль директор Г.Баттаини-Драгони, Хабитат-БМО башкаручы директоры урынбасары Даниэль Био, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы президенты Георге Гианополис чыгыш ясар дип көтелә. Анда шулай ук «Берләшкән шәһәрләр һәм Җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасы, Ислам тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате буенча Халыкара фәнни үзәк һәм Россиянең тарихи шәһәрләре һәм төбәкләре берлеге вәкилләре дә катнаша. Чыгыш ясаучылар арасында чит ил һәм Россия шәһәрләре мэрлары да бар.

Саммит утырышында БМО генераль секретаренә Казан мөрәҗәгате дә кабул ителергә тиеш. Кунаклар өчен зур фольклор концерты да күрсәтеләчәк.