^Иртәгә Казанда хәтер һәм кайгы митингы үтәчәк

^Иртәгә Казанда хәтер һәм кайгы митингы үтәчәк

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Иртәгә Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган хәтер һәм кайгы митингы узачак. Бу хакта Казан шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

XX гасырның иң аяусыз һәм канкойгыч – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары истәлегенә Казанда яшәүчеләр мәңгелек утка чәчәкләр салачак. Шәһәр хакимияте барлык шәһәрлеләрне митингта катнашырга чакыра һәм иртәнге 10.30дан 12 сәгатькә кадәр Мусин урамы чатыннан Бондаренко урамына кадәр, Ямашев проспекты буйлап Химиклар Мәдәният сарае юнәлешендә транспорт хәрәкәте туктап торачагы турында искәртә.