Инвалидлар өчен Сабантуй

Инвалидлар өчен Сабантуй

(Чаллы, 21 июнь, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Бүген Чаллының “Җиңү” паркында инвалидлар өчен Сабан туе үтәчәк. Быел ул инде бишенче тапкыр уздырыла. Аның программасына шәһәрнең иҗат коллективлары концерты, спорт ярышлары, бау тартышу, арм-спорт һәм Сабантуй өчен традицион булган капчык сугышы, капчык киеп йөгерү кертелгән. Милли көрәш – бәйрәмнең мәҗбүри атрибуты. Анда җиңүчегә иң кыйммәтле бүләк биреләчәк.

Сабантуйда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар да катнашачак. Алар өчен махсус музыкаль һәм спорт программасы оештырылган. Инвалидлар өчен Сабантуй популяр чара. Узган ел анда 1,5 меңнән артык кеше катнашкан.