20 көндә Татарстан юлларында 40тан артык кешенең гомере өзелгән

20 көндә Татарстан юлларында 40тан артык кешенең гомере өзелгән

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Кичә Татарстанда юл һәлакәтендә өч кеше - җиңел машинаның йөртүче һәм пассажирлары зыян күргән. Фаразлаулар буенча һәлакәт йөк машинасы гаебе белән килеп чыккан.

Азнакай - Ютазы автоюлының бишенче километрында 11.00 сәгатьтә "КамАЗ" йөртүчесе (Бөгелмә) "Иж-21251" автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машинаның хуҗасы (Башкортстан) һәм аның ике пассажиры- Чаллыда яшәүчеләр җитди җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә озатылган.

Татарстан юлларында 20 көндә 392 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 41 кеше үлгән һәм 514е җәрәхәтләнгән.