Тәтеш районында татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге үткәрелгән

Татар теле кабинетларында, мәктәп китапханәсендә якташ язучылар тормышы һәм иҗатына, Габдулла Тукайга багышланган күргәзмәләр оештырылды.

(Тәтеш, 21 май, «Татар-информ», «Тәтеш танңары»). Тәтештәге 2нче мәктәптә һәр ел саен татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге уза. Бу чарага алдан план төзелә, эшлисе эшләр барлана.

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде, шуңа күрә туган телдә чаралар башка елларга караганда да күркәмрәк һәм ешрак була. Туган телне мәктәбендә өч туган тел укытучысы укыта, алар һәрберсе үз эшенә иҗади якын килә. 

Мөгаллимә Гөлия Нәфигыйна сүзләренчә, укытучылар башка милләт балалары белән төрледән-төрле чаралар үткәрәләр. 2 «А» сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Гөлия Нәфигыйна) татар халкының «Карга боткасы» бәйрәмендә татарча җырлар башкарганнар, биегәннәр, шигырьләр сөйләгәннәр, соңыннан җыелып тәмле боткадан авыз иткәннәр.

«Укучылар район күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашты. «Тукай укулары»» «Тукай язы» флешмоб­лар бәйгесендә, Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган «Туган телем — татар теле, туган илем — Тәтеш җире» тапкырлар һәм зирәкләр бәйгеләрендә югары нәтиҗәләргә ирештеләр», — диде Гөлия Нәфигыйна.

Татар теле кабинетларында, мәктәп китапханәсендә якташ язучылар тормышы һәм иҗатына, Габдулла Тукайга багышланган күргәзмәләр оештырылды. Мәктәптә татар халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, телне өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Туган татар телен ата-ана теләге буенча мәктәпнең 48 процент укучысы өйрәнә.