Әсфән Галәвов «Метроэлектротранс» җитәкчесе вазифасыннан китте

Галәвов 2004 елдан башлап «Метроэлектротранс» оешмасын җитәкләде.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Казанның «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Әсфән Галәвов үз теләге белән вазифасыннан китте.

«Метроэлектротранс» оешмасында кадрлар үзгәреше: предприятие җитәкчесе Әсфән Галәвов үз теләге белән эшеннән китте», — диелә Татарстан башкаласы мэриясенең рәсми Telegram-каналында урнаштырылган хәбәрдә.

Әсфән Галәвов 2001 елда «Казгорэлектротранс»МУП директоры вазифасына алына. 2002 елдан 2004 елга кадәр «Казгорэлектротранс» МУП генераль директоры. 2004 елдан башлап «Метроэлектротранс»МУП генераль директоры булып эшли.