М12 юлы пилотсыз транспорт хәрәкәте өчен җайлаштырылачак

Яңа юлны 2024 елга кадәр төзеп бетерү планлаштырыла.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Яңа төзелә торган М12 юлының Мәскәү - Казан - Екатеринбург маршруты пилотсыз транспорт хәрәкәте өчен җайлаштырылачак.

«Автодор» радиосы эфирында компанияләр төркеме идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко сөйләгәнчә, «Автодор» пилотсыз автомобильләр хәрәкәт итү мөмкинлеген барлык проектларына кертә.

«Беренчедән, без машиналарга сәгатенә кимендә 130 км тизлек белән йөрергә мөмкинлек бирә торган беренчел техник категория юлларын гына төзибез. Икенчесе, бүгенгә булган яңалыкларны, шул исәптән пилотсыз техниканы куллану мөмкинлеген булдырабыз», — диде Петушенко.

Аның сүзләренчә, беренче техник категориядәге яңа юллар сәгатенә 130 км тизлек белән йөрергә мөмкинлек бирә. Мондый тизлек белән кеше идарә итә торган машиналар гына түгел, ә автоном транспорт та хәрәкәт итә ала.

Беренче мондый сынау узган елның ноябрендә ЦКАД-3 «акыллы юлы» участогында узды. Петушенко ассызыклаганча, пилотсыз автомобильләр өчен аерым хәрәкәт полосалары бүлеп биреләчәк.

М12 трассасын 2024 елга кадәр төзеп бетерү планлаштырыла. Апрельдә Россия Президенты Владимир Путин автотрасса Екатеринбургка кадәр озайтылачак дип сөйләде.