Әлки районында «Хәтер» стеласындагы исемлек тулыландырыла

Мәгълүмат җыю җәй ахырына кадәр дәвам итә.

(Әлки, 21 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Люция Низамиева). Әлки районының ​​​​​​​Базарлы Матактагы «Хәтер» стеласында районнан Бөек Ватан сугышына киткән якташлар исемлеген тулыландыру дәвам итә.

Азат итүче солдат һәйкәле янындагы аллея бик матур итеп эшләнде. Анда аркалы композицияләр ясалды, Әлки җиреннән яу кырына киткәннәрнең исемнәре язылган металл плитәләр урнаштырылды. Әлеге исемлекләр белән кызыксынучылар бик күп. Кешеләр анда үзләренең туганнарының, авылдашларының исемнәрен эзли.

Бу мемориал районыбыздан фронтка киткән, сугыш кырында һәлак булган, тыныч тормышта мәңгелеккә күчкән батыр якташларыбызга үзенә күрә һәйкәл кебек.

«Хәтер» стеласындагы исемлекне тулыландыру дәвам итә. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында исеме стелага кертелмәгән якташлар турында мәгълүматларыгыз булса, аларны район хакимиятенә (208 нче кабинетка) тапшырсагыз иде.

Мәгълүмат җыю җәй ахырына кадәр дәвам итә. Аннан өстәлгән исемнәрнең барысы да стелага кертеләчәк.