Казанда Айтматов урамының бер өлеше метро төзелеше аркасында июль ахырына кадәр ябыла

Юл Айтматов урамындагы 1нче йорт яныннан һәм Фучик урамындагы 90б корылмасы янында чикләнә.

 (Казан, 21 май, «Татар-информ»). Казанда 26 майдан 30 июльгә кадәр Айтматов урамының бер өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябылачак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Юл Айтматов урамындагы 1нче йорт яныннан һәм Фучик урамындагы 90б корылмасы янында ябыла.

Хәрәкәт метрополитенның икенче линиясендәге беренче участок төзелеше белән бәйле рәвештә чикләнәчәк.

Элегрәк «Татар-информ» Россиянең баш дәүләт экспертизасы Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогы төзелешенә уңай бәяләмә биргәнлеген хәбәр иткән иде. Аны алты елдан файдалануга тапшыру планлаштырыла.