Герман-Россия форумы директоры: «Казан безне ачык йөз белән каршылады»

Аралашу нәтиҗәсендә Үзәк Азия илләре вәкилләре хәзер бөтен дөньяда фикер алыша торган төп проблемаларның нәрсәдә чагылуын яхшырак аңлый алды.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Германия-Россия форумының фәнни директоры политолог Александр Рар Казанга «Валдай» халыкара клубының Үзәк Азия конференциясен оештырган өчен рәхмәт белдерде.

«Казан безне ачык йөз белән каршы алды», — диде белгеч.

Аралашу нәтиҗәсендә Үзәк Азия илләре вәкилләре хәзер бөтен дөньяда фикер алыша торган төп проблемаларның нәрсәдә чагылуын яхшырак аңлый алды.

«Иминлек буенча Мюнхен конференциясе, партия съездлары һәм башка конференцияләр элеккечә онлайн уза, ә „Валдай“ офлайнда утырышлар башлый», — диде Александр Рар, халыкара клубның коронавирус чикләүләреннән акрынлап баш тартуына игътибар итеп.