Башкортстанда балаларга энергетик саткан өчен штраф салу турында закон чыкты

Гражданнар өчен штраф күләме  3 000 сумнан 4 000 сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 30 000 сумнан 40 000 сумга кадәр, юридик затлар өчен 150 000 сумнан 200 000 сумга кадәр билгеләнгән.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Башкортстанда балаларга энергетик саткан өчен штрафлар турындагы закон үз көченә керде.

Документ балигъ булмаганнарга алкогольсез тонусны күтәрә торган эчемлекләр сатуны, шулай ук мәгариф һәм медицина оешмаларында, физкультура-савыктыру учреждениеләрендә, спорт корылмаларында, балалар ял итү һәм сәламәтләндерү оешмаларында сатуны тыюны күздә тота.

Чикләүләр узган ел ук билгеләнде, һәм менә хәзер аларны үтәмәгән өчен штрафлар кертелде. Бу турыда төбәк парламентының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Гражданнар өчен штраф күләме 3 000 сумнан 4 000 сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 30 000 сумнан 40 000 сумга кадәр, юридик затлар өчен 150 000 сумнан 200 000 сумга кадәр билгеләнгән.

Кабат хокук бозган өчен штрафлар югарырак булачак: гражданнар өчен 4-5 мең сум, вазифаи затлар өчен — 40-50 мең сум, юридик затлар өчен 200-250 мең сум.

Балалар организмына начар йогынтысы сәбәпле, энергетикларны сату чикләнгән, диелә хәбәрдә.