Бөгелмә мэры медиа-нәтиҗәлелек рейтингында күтәрелде

Линар Закиров ун баскычка күтәрелде.

(Бөгелмә, 21 май, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Медиа-нәтиҗәлелек рейтингында Бөгелмә мэры Линар Закиров 10 позициягә күтәрелде.

Соңгы мәгълүматлар буенча, элек 33 урында булган түрә хәзер 23 урынга күтәрелгән. «ПромРейтинг» агентлыгы агымдагы елның өченче кварталы өчен тикшеренүне әзерләде.

Казан мэры рейтингның өченче баскычында урнашкан, Чаллы башлыгы — 14, Әлмәт — бишенче, Түбән Кама — җиденче, Лениногорск — 31, Алабуга 27 урынны алган.

Беренче урында — Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.