21 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Ислам динен кабул итү көне уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына мөрәҗәгать итте; кош гриппы буенча Татарстан имин төбәкләр исемлегендә.

Татарстан Президенты WorldSkills дөнья чемпионатына эзерлекне югары бәяләде / Универсиада һәм футбол чемпионатын уздырган кебек, без Республиканы әлеге мәйданчыкта лаеклы күрсәтер өчен бөтен көчебезезне куярбыз, - диде ул.

Дубайда ике көн рәттән татар-башкорт ифтары оештырылган / Авыз ачарга барлыгы алтмышлап кеше килгән.

Миңнеханов Ислам динен кабул итү көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте / Ата-бабаларыбыздан калган бай дини мирасыбызны өйрәнү, саклап калу һәм үстерү эше хәзерге вакытта аеруча зур әһәмият ала.

Ветеринария идарәсе: Кош гриппы буенча Татарстан имин төбәкләр исемлегендә / Кош гриппын булдырмау өчен, Татарстанда даими мониторинг үткәрелә.

Рөстәм Миңнеханов иртә белән социаль челтәргә фото кую сәбәбен әйтте / "Мин иртән Казанда эш урынымда булсам, һәрвакыт шулай сәламлим", - диде Татарстан Президенты.

Бу ел җәендә Татарстанда 218 меңнән артык бала лагерьларда ял итә алачак / Кара диңгез ярында 5 мең 750 бала ял итәчәк.

Голикова WorldSkills Russia чемпионаты финалында катнашу өчен Казанга килде / Россия вице-премьеры һәм Татарстан Президенты һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионатның пленар сессиясендә чыгыш ясаячак.

Рөстәм Миңнеханов: Без Тюрингия эшкуарларына ярдәм итәргә әзер / Тюрингия Премьер-министры Татарстан Президентын эш сәфәре белән Германиягә чакырды.

Балалар лагерьларына юлламалар сату буенча беренче тапкыр онлайн сервис кертелә / Сынау режимында бу программа дүрт лагерьда эшләячәк, киләсе елдан барлык балалар сәламәтләндерү лагерьларын шушы системага кертү ниятләнә.

Косметолог: Татар халкында сөлек белән дәвалану электән булган / Белгеч сүзләренчә, ул – дәлилләнмәгән медицина.

Мәскәү татарларының йөздән артык гаиләсе татар басма матбугатына язылу алачак / Татар Штабы координаторы Гөлнара Яруллина чараларда актив катнашучы яшьләрнең татар матбугаты белән танышырга тырышуы турында сөйләде.

Төрек артистлары Татарстан балаларына әкият бүләк итте / Спектакль Россиядә Төркия мәдәнияте елы уңаеннан китерелгән.

Курчак театрында татар әкиятләре буенча ир-ат артистлар белән спектакль куела / Премьера 28, 29 июнь көннәренә билгеләнгән.

Әлбир Крганов: Федераль үзәк Мәскәүдә яңа мәчет төзү өчен җир урыны бирергә әзер / Дин әһеле әйтүенчә, “Яңа Мәскәү” территориясендә мәчет төзү планы үзгәрешсез кала.