ТРда 17 торак пункт кына үзирекле янгын сакчылыгы хезмәтеннән читтә кала бирә - Илшат Җиһаншин

“Үзирекле янгын сакчылыгы” (ДПО) иҗтимагый оешмасы советы рәисе Алик Нәҗметдинов сүзләренчә, 8 муниципаль райондагы 17 торак пункт турында сүз бара

 (Казан, 21 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Россиядә үзирекле янгын сакчылыгы хезмәтенә 170 ел булган. Хәзерге вакытта Татарстанда 18 мең кеше шушы үзирекле иҗтимагый хезмәткә җәлеп ителгән.

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең Кризислы хәлләрдә идарә үзәге башка төр янгын сакчылыклары белән багланышлар бүлеге җитәкчесе Илшат Җиһаншин әлеге хезмәтнең оешу тарихы һәм бүгенге хәле турында аңлатмасында белдергәнчә, Татарстан Республикасы территориясенең 55 проценты нәкъ менә шушы хезмәт карамагында. Хәзерге вакытта 17 торак пункт кына аннан читтә кала бирә. Моның өчен Лаеш районында 3, Чистай һәм Бөгелмә районнарында 1әр үзирекле янгынчылык подразделениесе оештыру кирәк, нәтиҗәдә, алар шушы 17 торак пунктны да карамакларына алачак.

Бу җөмләдә “Үзирекле янгын сакчылыгы” (ДПО) иҗтимагый оешмасы советы рәисе Алик Нәҗметдинов, төгәлрәге, 8 муниципаль райондагы 17 торак пункт турында сүз бара, 5е буенча төзелде, тагын 12сенә кирәк, диде. Аның сүзләренчә, республиканың теләсә кайсы торак пунктына янгын сүндерү машинасы чакырту буенча бара, ләкин ул килеп җиткәнче озак вакыт узарга мөмкин, ягъни 20 минутлык нормативка сыешыр өчен янгын сакчылыгы буенча үзирекле иҗтимагый оешмалар төзелә һәм алар профессиональ янгын сүндерүчеләр килгәнче эшләп тора.