Татарстан синоптиклары, элеккечә, 30 градус эссе вәгъдә итә

Иртәгә республикада явым-төшем көтелми

 (Казан, 21 май, «Татар-информ»). Якындагы көннәрдә Татарстанда эссе һәм коры һава шартлары хөкем сөрә. Иртәгә, 22 майда, республикада аяз, явым-төшем көтелми.
Төнлә иң түбән температура 8-13 градус тәшкил итә, көнбатышта – 16 градуска кадәр. Көндез 25-30 градуска кадәр җылы булачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 23 май төнендә аяз һава, явым-төшем көтелми. Төнлә иң түбән температура 12-17 градус җылы булыр дип фаразлана.