Лилия Таишева ТР Иҗтимагый палатасының яңа вәкиле булды

Депутатлар аны ике тәкъдим ителгән кандидатура арасыннан рейтинглы тавыш бирү ысулы белән сайлады

 (Казан, 21 май, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Лилия Таишева ТР Иҗтимагый палатасының яңа вәкиле булды.

ТР Иҗтимагый палатасының яңа вәкиленең исеме бүген ТР ДС утырышында билгеле булды. Депутатлар аны ике тәкъдим ителгән кандидатура арасыннан рейтинглы тавыш бирү ысулы белән сайлады.

ТР ДС Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты башлыгы Шакир Яһудин хәбәр иткәнчә, ТР Иҗтимагый палатасы вәкиле Артем Наумов апрельдә үз теләге белән вазыйфаларыннан китте. Ай дәвамында ТР территориясендәге иҗтимагый оешмалардан документлар кабул ителгән. ТР ДСна 6 гариза килеп ирешкән. Ләкин тәкъдим ителгәннең 4се, төрле сәбәпләр аркасында, кире кагылган.

Нәтиҗәдә, ТР ДС Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты депутатларга Иҗтимагый палата составына “Казанның татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы” иҗтимагый оешмасы тәкъдим иткән Артур Мостаевны яки “Яңа гасыр” автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасыннан Лилия Таишеваны сайларга киңәш итте.

Рейтинглы тавыш бирү нәтиҗәсендә, Лилия Таишева парламентарийларның иң күп тавышын җыйды.

ТР ДС Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аңа ТР Иҗтимагый палатасында актив эшчәнлек теләде.