ТР Дђњлђт Советыныћ өченче утырышы 28 майда Казанда уза

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү
(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Дњртенче чакырылыш ТР Дђњлђт Советыныћ өченче утырышы Казанда агымдагы елныћ 28 маенда узачак. Бу хакта бњген парламентныћ спикер Фђрит Мљхђммђтшин алып барган Президиум утырышында хђбђр ителде.

Татарстан парламенты Секретаре Лилия Маврина сњзлђренчђ, сессия кљн тђртибенђ 49 мђсьђлђ чыгарыла. Аларныћ 21е – Татарстан законнары проектлары, шулай ук ТР Прокуроры протестлары, ТР Дђњлђт Советы закон инициативалары һәм мөрәҗәгате, федераль закон проектлары һәм РФ субъектлары дђњлђт хакимияте закон чыгару органнарыныћ закон инициативалары да бар.

Парламент утырышы көн тәртибендәге төп мәсьәлә “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү белән бәйле. Депутатлар әлеге закон проектын өч укылышта кабул итәргә планлаштырыла.

Татарстан парламентарийлары шулай ук республиканың дәүләт милкен хосусыйлаштыру, оешмалар милкенә салым салу, ТР Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү, Татарстан территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, дәүләт һәм муниципаль хезмәт, җирле үзидарә, гражданнарның сәламәтлеге, ТРда торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү белән бәйле закон проектларын караячак. Татарстан Республикасы Регламентына кертелгән үзгәрешләрне раслаячак.

Сессиядђ ТР Министрлар Кабинетының “Күпфатирлы йортларда яшәүче гражданнарга электр энергиясеннән файдаланган өчен түләүне исәпләү практикасы турында”гы мђгълњматы да тыћланачак.

Президиум утырышында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын төбәкләр һәм федераль дәрәҗәдә лаеклы итеп билгеләп үтү, бер генә сугыш ветеранын да игътибарсыз калдырмау, аларга торак, транспорт һәм дарулар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү зарурлыгын билгеләп үтте. Спикер Дәүләт Советының җәмәгатьчелек белән ике арадагы элемтәне яхшырту максатыннан уздырылган “Ачык ишекләр көне” һәм парламент карамагындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы эшчәнлегенә тукталды. “Яшьләр сәясәткә омтыла һәм моны хупларга кирәк”, - диде ул. Ф.Мөхәммәтшин алга таба парламентта фәнни җәмәгатьчелекне, бигрәк тә гуманитарийларны күрергә теләвен белдерде.