WorldSkills чемпионатында кулланылган җиһазлар Татарстан районнарына тапшырыла

«Бик күп кораллар, өстәлләр, җиһазлар, компьютерлар менә инде дүртенче көн республика буенча таратыла. Хәзерге вакытта 170нче машина чыгадыр», — диде Рафис Борһанов.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатында кулланылган җиһаз-җайланмалар Татарстан районнарына тапшырыла. Алар «Казан Экспо» үзәгеннән чыгарыла. Бу хакта туры эфир барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Аның сүзләренчә, республика милке саналган җиһазларның бер өлешен Татарстан Президенты таратырга күрсәтмә биргән.

«Бик күп кораллар, өстәлләр, җиһазлар, компьютерлар менә инде дүртенче көн республика буенча таратыла. Хәзерге вакытта 170нче машина чыгадыр. Кичә кич әйберләр 156 машинада чыгарылды», — диде министр.

«Партнерлык җиһазлары бар, иганәчеләр аларны урта һөнәри белем оешмаларына бирә. WorldSkills Russia берлегенеке саналган җиһазлар да бар, алар шул күргәзмәләр үзәге базасында урнаштырыла, аларда Россия җыелмасы әзерләнә алачак», — диде Рафис Борһанов.