420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлап җибәргән #МыНаРаботеДляВас, #БезЭшлибез флэшмобына кушылучылар артканнан-арта бара. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акциядә бүгенге катлаулы эпидемиологик вазгыять шартларында кибет киштәләрендә һәм татарстанлыларның өстәлләрендә сыйфатлы һәм кулай бәяләрдән азык-төлек продукциясе җитәрлек дәрәҗәдә булсын өчен чәчү кырларында, терлекчелек фермаларында, теплицаларда өзлексез эшләүчеләр, ашамлык продуктлары җитештерүчеләр катнаша.
Моннан тыш, акциягә аграрийлар гына түгел, ә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләр дә, табиблар, ветеринарлар, зоотехниклар һәм урманчылар да кушыла.
Флэшмобта катнашу өчен #Мынаработедлявас #Безэшлибез хештегы белән фотография куярга һәм үз эшең турында берничә җөмлә язарга кирәк. Безгә кушылыгыз!