420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Мөслим, 21 апрель, «Татар-информ», «Авыл утлары»). Бу көннәрдә волонтерлар күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләргә Мөслим районында яшәүче иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән азык-төлек пакетлары таратыла башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Мондый пакетларны Мөслимнең үзендә һәм авылларда яшәүче 62 гаилә алды. Бүген волонтерлар тагын 25 гаиләгә азык-төлек пакетлары илттеләр.
Районда ялгыз яшәүче өлкәннәргә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләр режимын саклауда булышлык күрсәтү максатында волонтерлар ярдәме оештырылган иде.