Петербург "Телемарафон"ында Казан да катнаша

Балтыйк мәгълүмат агентлыгында үтәчәк сөйләшү "Коммуналь башкала" мәсьәләләренә багышлана

(Санкт - Петербург, 21 апрель, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Бүген Балтыйк мәгълүмат агентлыгы матбугат үзәгендә мөһим сөйләшү оештырыла. Матбугат конференциясе Петербургның "100 ТВ" каналында күрсәтеләчәк "Коммуналь башкала" телемарафонына багышлана.
Көнүзәк телевизион проект Санкт - Петербургның, ниһаять, Русиянең "коммуналь башкала" булуыннан туктарга тиешлеген ассызыклаячак. 2011 елның апреленә төньяк башкалада 105 мең коммуналь фатирда 660 мең кеше яши дип исәпләнә. Марафонны оештыручылар хөкүмәткә, эшкуарларга һәм петербурглыларга, без барыбыз бергә шәһәребез "коммуналь башкала" булудан туктасын өчен нишләргә тиешбез дигән сорау белән мөрәҗәгать итәчәк. Санкт - Петербург өчен бу көнүзәк мәсьәлә. Телемарафон әлеге мәсьәлә буенча җентекле фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк. Фикер алышуда журналистлар, билгеле спортчылар, артистлар, депутатлар, шәһәр һәм федераль власть вәкилләре, эшкуарлар, федераль экспертлар катнашачак.Туры эфирда Петербург, Мәскәү, Казан, Самара, Новосибирск һәм башка шәһәрләрдән, Эстония һәм Украинадан махсус репортажлар күрсәтеләчәк.