Екатеринбургта балалар белән рәхимсез мөгалләмәне кисәтү буенча конференция үтәчәк

Ышаныч телефоны: гаиләдә рәхимсез мөгалләмәне кисәтү ” конференциясе 22 апрельдә Екатеринбург шәһәре администрациясе бинасында булачак

(Екатеринбург, 21 апрель, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Чараны Екатеринбург шәһәре администрациясенең яшьләр сәясәте һәм җәмәгать оешмалары белән элемтәләр буенча комитеты, “Форпост” яшьләргә һәм балаларга социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәге муниципаль учреждениесе оештыра.

Конференция максаты - балалар белән рәхимсез мөгалләмәне кисәтү өлкәсендә социаль-психологик технологияне гамәлгә ашыруда тәҗрибә белән уртаклашу, гаиләләргә һәм балаларга комплекслы ярдәм күрсәтүдә рәхимсез мөгалләмәне кисәтү өлкәсендә бердәм мәгълүмат җирлеген булдыру.

“Екатеринбургта балалар һәм үсмерләр өчен ышаныч телефоны менә 19 ел эшләп килә. Бу төбәктә беренче ышаныч телефоны. Ел саен аңа 10 меңләп кеше мөрәҗәгать итә, - дип сөйләделәр яшьләр сәясәте комитетында. – Балалар һәм үсмерләр, ата-аналар һәм педагоглар шылтырата; ялгызлык, көчләү, үзара мөнәсәбәт проблемаларын хәл итүдә ярдәм сорый. Ышаныч телефоны белгечләре, тәүлек әйләнәсенә, анонимлык шартларында, аларга бушлай психологик ярдәм күрсәтә. Ышаныч телефоны – ул, психолог консультациясе эзләргә мөмкин булмаган очракларда, бүген һәм хәзер ашыгыч ярдәм күрсәтү”.

Конференциядә экстрен психологик ярдәм телефоны, социаль һәм психологик үзәкләр һәм хезмәтләр, социаль яклау органнары, сәламәтлек саклау учреҗдениеләре, гомум урта белем бирү учреждениеләре, хокук саклау оешмалары белгечләре катнашуы көтелә.