Ярдәмгә мохтаҗ түбәнкамалыларга электр счетчиклары куялар

Түбән Камада аз керемле кешеләр, пенсионерлар яки күп балалы гаиләләр яши торган 150 фатирда бушлай электр счетчиклары урнаштыралар
(Түбән Кама, 21 апрель, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Ярдәмгә мохтаҗ түбәнкамалыларга бушлай электр счетчиклары куялар. Ташламалы категориягә ялгыз пенсионерлар, күп балалы гаиләләр, шулай ук айлык кереме 5,5 мең сумнан артмаган гражданнар керә. Тагын бер мөһим шартларның берсе – теләсә нинди электр счетчигының булмавы.
Хәзерге вакытта Түбән Камада 150 фатирда электр энергиясен исәпләүче заманча приборлар урнаштырылган. Счетчикларны җирле бюджет акчасы исәбенә куялар. Электр приборларын куюга мохтаҗ кешеләр турындагы мәгълүматны Түбән Кама социаль учреждениесе җыя һәм эшкәртә.