«Вамин Татарстан» ААҖнең 38 объекты махсус контрольда, әлегә 146 хилафлык табылган

Сулыкларны саклау законы үтәлеше буенча ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт инспекторлары тарафыннан республикада 82 предприятие тикшерелгән һәм 121 закон бозу очрагы беленгән, штрафлар салынган

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда быел I кварталда сулыкларны саклау законы үтәлеше буенча ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт инспекторлары тарафыннан 82 предприятие тикшерелгән һәм 121 закон бозу очрагы беленгән, 15 апрельгә кадәр шуларның 107се тәртипкә китерелгән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, 73 вазифаи, юридик һәм физик зат административ җаваплылыкка тартылган. Аларга барлыгы 102,5 мең сум күләмендә штраф салынган.

 Министр Әгъләм Садретдинов шундый мәгълүматлар китереп, сулыкларны саклау законына туры китерелү буенча аеруча «Вамин Татарстан» ААҖ предприятиеләренә зур күләмле тикшерү ясалды, дип белдерде. Җыеп кына әйткәндә, 38 объект контрольга алынган, 146 хилафлык табылган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, акционерлык җәмгыяте филиалларының 8 директоры, 16 баш инженер, Баш предприятиенең баш инженеры, экологы административ җаваплылыкка тартылган һәм аларның барысына бергә 99 мең сум күләмендә штраф салынган.

 Сулыкларга тискәре тәэсир ясау буенча күрелгән чаралар дип министр 25 предприятие, бу мәсьәләдә куркыныч саналган һәм су саклагыч зоналар янына урнашкан 77 объект тикшерелүгә бәйле эшнең нәтиҗәләрен телгә алды. Ә.Садретдинов сүзләренчә, 3 гидротехник корылма авария хәлендә һәм аларга капиталь ремонт таләп ителә. Аерым алганда, биредә Кама елгасында Түбән Кама районы Красный Ключ бистәсе янындагы саклагыч дамба, шул ук районның Кармалы торак пунктын бүлеп торган саклагыч дамба, Чистай районы Изгар авылыннан ерак түгел Изгар елгасындагы буа турында сүз бара. Тикшерү эшләре барышында 26 хилафлык табылган, аларны төзәтү буенча 8 күрсәтмә язып бирелгән, вазифаи затларга карата 9 протокол төзелгән.