Мәдәният министрлыгында авторлык хокукларына багышланган утырыш узды

Җыенда катнашучылар, эшче төркем төзеп, аның документларын да әзерләргә һәм шул юнәлештә эш алып барырга кирәк дигән карарга килде

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Мәдәният өлкәсендә авторлык хокукларының тулысынча үтәлмәве билгеле. Бүген ТР Мәдәният министрлыгында әлеге темага багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Аны министр урынбасары Ирада Әюпова алып барды.
ТР Мәдәният министрлыгы, Республика интеллектуаль милек фәнни-тикшеренү институты, Казан дәүләт университеты тарафыннан оештырылган чарада юристлар, белгечләр, аспирантлар һәм иҗатчылар катнашты.
Мәдәният министрлыгының юридик бүлеге башлыгы Марина Елисеева авторлык һәм төрдәш хокуклар өлкәсендә килешүләрнең ничек булырга тиешлеген билгеләп үтеп, бу юнәлештәге законнарның гамәлдә дөрес үтәлешен дә күзәтергә кирәклегенә басым ясады.
Авторлык хокукларының бер дә уйламаган җирдән генә дә үтәлмәве ихтимал. “Түгәрәк өстәл” утырышында ТР Милли музее хезмәткәре тарафыннан яңгыраган сорау шуңа мисал булып тора: “Музей, фондларында саклана торган музыка уен коралларына багышланган үзенчәлекле проект әзерләргә ниятли. Ләкин тулырак мәгълүмат бирү өчен, музей хезмәткәрләре уен коралларында башкарылган әсәрләрне дә дискка кертмәкче. Моның өчен безгә шул әсәрләрне башкарган авторлар, уен кораллары өчен әсәр язган автордан да рөхсәт алу кирәкме?” Әйе, бу очракта да авторлык хокуклары сакланган булырга тиеш. Монда исә хокукларга булган килешүнең вакытын да исәпкә алырга кирәк, дип белдерде М.Елисеева.
Авторлык хокукларының үтәлмәвенә иң зур мисал ул — Интернет челтәре, массакүләм мәгълүмат чаралары, дип белдерде “Артпатентъ” авторлык агентлыгы генераль директоры Григорий Бусырев. Бу исә әдәби әсәрләрнең дөньякүләменә чыгарылуы, шулай ук иллюстрацияләр, фотоларның рөхсәтсез урнаштырылуына кайтып кала.
Бу җәһәттән И.Әюпова да “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларга җыелып, эшче төркем төзеп, аның документларын да әзерләргә һәм шул юнәлештә эш алып барырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. “Бу исә үз юнәлешендә республика иҗатчыларының хокукларын яклауда нәтиҗәле алымнарның берсе булыр иде”, - ди ул.