Иртәгә Татарстан егетләренең беренче партиясе армиягә китә

Хәзерге вакытта Татарстанның җыелма пунктында республиканың 18 районыннан килгән 92 егет үз чиратын көтә
(Казан, 21 апрель, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). Иртәгә Татарстан егетләренең беренче партиясе (барлыгы 75 кеше) Россия Кораллы Көчләренә хезмәт итәргә китәчәк, дип хәбәр итте бүген журналистларга ТР хәрби комиссары Сергей Погодин.
27 апрельгә кадәр армиягә 494 кешене озату күздә тотыла. Алар күбесенчә Идел буе–Урал хәрби округлары частьләренә җибәреләчәк. Якын көннәрдә 52 татарстанлы Севастопольгә китәчәк.
Хәзерге вакытта Татарстанның җыелма пунктында республиканың 18 районыннан килгән 92 егет үз чиратын көтә. Иртәгә Казанга Татарстанның 7 районыннан егетләрнең тагын бер партиясе килер дип көтелә. Быел 7 меңнән артык татарстанлы хәрби хезмәткә алыначак.
Бүген журналистларга ТР җыелма пунктының егетләрне кабул итү һәм хәрби хезмәткә озатуга ни дәрәҗәдә әзер булуын күрсәттеләр. Биредә традицион Ачык ишекләр көне узды.
Журналистлар республика районнары хәрби комиссариатларыннан килгән һәм армиягә озатылачак егетләр вакытлыча урнашкан бүлмәләрдә, тирда, гыйбадәт бүлмәләрендә булды. Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә шулай ук медицина комиссиясенең эше хакында да сөйләделәр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта ТР җыелма пунктында медицина комиссиясен армиягә озатылучылар белән бергә, Суворов училищесына керергә теләүчеләр дә уза.