Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет утырышы узды

“ТРның Хисап палатасы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты белән ТР Хисап палатасына бурычларына дәүләт акчаларын нәтиҗәле һәм максатчан тотуны билгеләү һәм республика милке белән нәтиҗәле идарә итүгә күзәтчелек кылу вәкаләтләрен ө
(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет утырышы узды. Парламентның матбугат үзәгеннән алынган хәбәрләргә караганда, комитет әгъзалары “Татарстан Республикасының Хисап палатасы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон пректын карады. Әлеге закон проекты белән ТР Хисап палатасына бурычларына дәүләт акчаларын нәтиҗәле һәм максатчан тотуны билгеләү һәм республика милке белән нәтиҗәле идарә итүгә күзәтчелек кылу вәкаләтләрен өстәргә тәкъдим ителә. Законга шулай ук ТР Хисап палатасының рәисе һәм аның урынбасарына кагылышлы нигезнамәләр тәгаенләнә.

Депутатлар шулай ук “Аерым категория салым түләүчеләр өчен оешма кеременә салым буенча салым ставкасын билгеләү турында” ТР Законының 1 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” закон проектын карады. Әлеге проект, дәүләт оборона заказын үтәүче сәнәгать, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан, ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан эшләнгән. Әлеге закон проектын эшләүчеләр кризис шартларында, салым түләүчеләрнең хәлен яхшырту максатыннан, бу нигезнамәләрне тизрәк тормышка ашырырга кирәк дип исәпли.

Комитет утырышында ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин “2009 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы бюджетының үтәлеше турында” дигән мәсьәлә буенча чыгыш ясаган. Аның сүзләренчә, ТР бюджетына бу чорда 12,2 млрд. сум акча кергән, узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, 7 млрд. сумга азрак дигән сүз. Аерым алганда, оешмаларның керемнәренә салым аз җыелу икътисадтагы тискәре тенденцияләр - нефть һәм нефтехимия продукциясенә бәяләр төшү, кредит ресурсларына юл ябылу белән бәйле. 2009 елның беренче кварталында акча хезмәт хакы түләү, халыкны социаль яктан һәм дарулар белән тәэмин итү, продуктлар сатып алу, коммуналь хезмәтләргә түләү белән бәйле чыгымнар гына тотылган. Моннан тыш, дәүләт идарәсе органнарын тотуга каралган чыгымнар буенча чаралар да катгыйланган.