Мобиль поликлиника Аксубай районы авылларында пациентларны кабул итә

Бер көндә табиблар кулы аша җитмештән алып йөзгә кадәр кеше уза.

(Аксубай, 21 март, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Тәгәрмәчле мобиль поликлиника Аксубай районы авылларында пациентларны ай дәвамында кабул итәчәк. Күчмә мобиль комплекс бу атнада Иске Мокшинода эшли.

Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов сүзләренчә, мобиль комплекс икенче атнада — Иске Тимошкинода, өченче атнада — Иске Ибрайда, дүртенче атнада Савгач авылында урнашачак. Пациентларны Республика клиник хастаханәсе табиблары алып бара.

«Мобиль поликлиникага күчмә комплекс урнашкан авылларда яшәүчеләр генә түгел, шулай ук ВТЭК өчен тикшерү узарга кирәк булган, тар белгечләрдән консультацияләр алу киңәш ителгән районның һәр кешесе мөрәҗәгать итә ала. Моның өчен бары участок табибыннан юллама гына кирәк», — дип шәрехләде район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов.

Сәламәтлек автопоезды районга икенче тапкыр килә.

Көн саен мобиль поликлиника табиблары егермешәр кешене, шул исәптән алдан мөрәҗәгать иткән табиб тикшерү билгеләгән пациентларны да кабул итә. Шул рәвешле бер көндә табиблар кулы аша җитмештән алып йөзгә кадәр кеше уза.

Тик шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сәламәтлек автопоезды табиблары гына зур йөкләнеш белән эшләми. Республика белгечләре Аксубай район үзәк хастаханәсе табиблары һәм авыл фельдшерлары белән килешеп эшлиләр. Алар тикшерүнең беренче этабын үткәрәләр, автоклиникага кабул итүгә исемлекләр әзерлиләр.