Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ватан» халык-демократик партиясе рәисе урынбасары Әскәр Бикбаев вафат
«Әскәр гомер буе үз идеаллары һәм Россия Федерациясендә яшәүче төп халыкларның хокуклары өчен көрәште һәм аның бу сыйфаты күбебез өчен үрнәк булып тора», - дип яза Илдар Мортазин дусты турында.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). «Ватан» халык-демократик партиясе рәисе урынбасары Әскәр Бикбаев вафат. Бу хакта Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә дусты Илдар Мортазин хәбәр итте.
««Ватан» халык-демократик партиясе рәисе урынбасары Әскәр Бикбаев арабыздан китте. Ул намуслы һәм гадел кеше, үз Ватанының патриоты иде. Без аның эшлекле сыйфатларын, тырышлыгын һәм туры сүзле булуын югары бәяләдек. Ул «Ватан» халык-демократик партиясенә нигез салынганнан алып, ягъни 1992 елдан бирле бөтен гомерен фирка эшчәнлегенә багышлады. Бу татар халкы өчен зур югалту. Әскәр безнең күңелләрдә зур кеше, ватанпәрвәр, көрәшче, һәрвакыт дөресен сөйләүче, дус һәм ышанычлы иптәш булып калачак», - дип яза Илдар Мортазин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз