Азнакайда яшәүчеләргә фатир сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды

Фатир сертификатларын район башлыгы Марсель Шәйдуллин тапшырды.
(Азнакай, 21 март, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакайда яшәүчеләргә фатир сатып алуга сертификатлар тапшырылды. Әлеге программа нигезендә быел гына да биш азнакайлы фатирлы булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Фатир сертификатларын район башлыгы Марсель Шәйдуллин тапшырды.Районда яшәүче Рәмилә Нуретдинова, Назыйф Хафизов, Фәридә Гәрәева физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга каралган дәүләт программасы нигезендә фатир сатып алуга таныклык алып сөенде.Фәридә Гәрәеваның әнисе Мөдирә Кәримованың да сөенече эченә сыймый: "Шатлыклы хәбәрне 2000 елдан бирле көттек. Алган фатирның куанычын күрергә язсын", – ди ул.