Бүген Республика студент хезмәт отрядлары штабының киңәйтелгән утырышы узачак

Утырыш кысаларында ММЧ арасында үткәрелгән бәйге җиңүчеләре дә бүләкләнәчәк

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Бүген 14 сәгатьтә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында Республика студент хезмәт отрядлары штабының киңәйтелгән утырышы узачак. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, республика муниципалитетлары башкарма комитетларының яшьләр эшләре буенча идарәләре башлыклары, студент хезмәт отрядлары штаблары җитәкчеләре катнашуы көтелә.
Көн үзәгендә – 2013 нче ел өчен республика студент хезмәт отрядлары хәрәкәте эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм 2014 нче елга бурычлар билгеләү; сервис отрядының XXII Олимпия һәм XI Паралимпия кышкы уеннарындагы эше; студент хезмәт отрядлары штабларының ТР шәһәр һәм районнарында, югары, урта уку йортларында эшчәнлеген оештыру,
  Утырыш кысаларында студент хезмәт отрядлары хәрәкәте эшчәнлеген һәм ТР студент хезмәт отрядларының 50 еллык юбилеен иң яхшы яктыртуга ММЧ вәкилләре арасында үткәрелгән республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да булачак. Искәртеп узабыз, бәйге 2013 нче елның 1 нче мартыннан 1 нче декабренә кадәр үткәрелде.