news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һәр бишенче умарталык паспорт алды

Республикада умарталарны исәпкә алу өчен һәр умарталыкка паспорт эзерлиләр.

Татарстанда һәр бишенче умарталык паспорт алды
Владимир Васильев

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 3 меңгә якын умарталык паспортлаштыру узган. Паспортларны район ветеринария берләшмәләре бирә. Бу хакта бүген Татарстан умартачылары форумында республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов сөйләде.

«Гыйнвар аенда барлык умарталыкларны да 100 процент паспортлаштыру үткәрү бурычы куелды. Бу республикада күпме умарта оясы булуын белү өчен эшләнә. Республиканың һәр районында, шулай ук Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада ветеринария берләшмәләре бар, алар паспортлар бирә. Бүгенге көндә 3 меңгә якын паспорт бирелгән инде. Һәр умарталыкка — бер паспорт. Бер умарта оясымы яки алар унаумы — ул умарталык санала», — дип хәбәр итте докладчы.

Латыйпов әйткәнчә, умартачыга ветеринария берләшмәсенә килергә һәм паспорт алу өчен гариза бирергә кирәк. «Шуннан соң ветеринария белгече урынга чыгып, лабораториядә тикшеренүгә пробалар ала. Бүгенге көндә паспортны 160 сумга алырга була. Лаборатория тикшеренүләре кыйммәтрәк тора, әмма ветеринария идарәсе умартачыларга ярдәм итәргә булган. Районнарда проблемалар булды — бланклар юк иде, әмма хәзер алар җитәрлек», — диде ул.

Баш ветеринария идарәсенең бүлек башлыгы паспорт бер тапкыр бирелә һәм аны алмаштыру бары тик умарталык хуҗасы алышынганда гына кирәк булачак, дип ачыклык кертте. Ел саен документка лаборатор тикшеренүләрнең мәгълүматлары кертелергә тиеш.

Татарстан Аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры Фәиз Динмөхәммәтов бүгенге көндә республикада 14 мең 713 умарталык булуын әйтте. «Умарталыклар һәм умарта оялары саны үзгәрергә мөмкин. Эш без аларның санын киметүдә түгел. Бу нәкъ менә исәпкә алу белән бәйле», — дип аңлатты ул.

21-22 февральдә Казанда умартачыларның «Умартачылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм аның иминлегенең стратегик чишелешләре» дигән Татарстан форумы һәм бал фестивале уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100