news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада пилотсыз кабиналы канат юлы төзергә тәкъдим итәләр

Элмә линияләргә 100 кеше хезмәт күрсәтәчәк.

Түбән Камада пилотсыз кабиналы канат юлы төзергә тәкъдим итәләр
tat.e-nkama.ru

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада үзенчәлекле юл — канат (бау) юллары барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта 2020-2022 елларга Татарстанның өстенлекле инвестицион проектлары исемлеге белән таныштыру барышында белдерелде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Проектның тасвирламасы мондый: 35 метр биеклектә пилотсыз кабиналар өзлексез рәвештә хәрәкәт итә, алар Түбән Каманы сәнәгать зонасы белән тоташтыра. Йөздән артык шундый кабина иртәнге биштән төнге бергә кадәр эшли.

Хәер, дөнья күләмендә мондый системалар күп кулланыла: бүгенге көндә 40 меңнән артык шундый линия эшли, алар иң имин транспорт төрләренең берсе, хәтта трамвайлардан да куркынычсызрак санала. Россиядә элмә линияләр саны– 525, алар Мәскәүдә, Түбән Новгородта һәм башка шәһәрләрдә урнашкан.

Түбән Камада яңа транспорт системасын «Гулливер» берләшмәсе LEITNER Австрия-Италия компанияләре төркеме технологияләре буенча төзергә тәкъдим итә. Хәзергә мәсьәлә тикшерелә. Уңай хәл ителгән очракта, инвесторлар җәмәгать транспортының яңа системасын 10 ай эчендә төзергә вәгъдә итә.

Элмә линияләргә 100 кеше хезмәт күрсәтәчәк, «Гулливер» җитәкчесе Дамир Алтынбаев, шул рәвешле, яңа эш урыннары булдырылачагы турында да җиткерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100