news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раил Гатауллин әдәби марафон турында: ”Чикләр безнең башыбызда”

Әдәби марафонда 1100 кеше катнашкан. Ерак җирләрдән дә килүчеләр булган, алар арасында Башкортостан, Лениногорск өлкәләреннән китап сөючеләр бар.

Раил Гатауллин әдәби марафон турында: ”Чикләр безнең башыбызда”
Рамиль Гали

(Казан, 21 февраль,”Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). 21 февральдә Пирамида күңел ачу комплексында “Әдәби марафон” проектының ун еллык юбилее узды.

“Әдәби марафонда катнашучыларның 1082 финалга чыкты. Араларында 307 мәктәп укучысы катнашкан. Иң өлкән катнашучы - Лаештан, аңа 72 яшь, иң яшь катнашучыбызга - 6 яшь.Теләк булу гына кирәк. Чикләр юк. Чикләр безнең башыбызда гына бар”, - дип сөйләде ТР Язучылар союзы рәисе урынбасары Раил Гатауллин.

Бәйрәм барышында әдәби марафонда катнашкан барлык районнар да сәхнәгә чыгып, истәлекле бүләкләр алды.

Чара азагында җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урын – Саба, икенче – Казан, өченче – Апас булды.

Әдәби марафон - 2017 елдан даими үткәрелә торган онлайн-проект. Проектның максаты – кешеләрне татар әдәбияты, китаплары, журналлары белән таныштыру. Әлеге бәйге Интернет челтәрендә 21 көн дәвамында бара. Проект кысаларында көн саен татарча әдәби әсәр укырга һәм укыган әсәрләрдән иң кызыклы һәм иң файдалы өзекләрне “Вконтакте” социаль челтәргә башкаларны да кызыксындырырлык итеп, фотолар, кызыклы комментарийлар белән кертергә кирәк.

Бәйгедә татарча укый, яза алган һәркем катнаша ала.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100