news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөснуллин Россия төбәкләрендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру комиссиясен җитәкли

Комиссияне җитәкләү йөкләмәсен РФ Министрлар Кабинеты утырышы вакытында Михаил Мишустин әйтте.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин вице-премьер Марат Хөснуллинга ил төбәкләрендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру комиссиясен җитәкләргә кушты. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

РФ Министрлар Кабинеты утырышында Михаил Мишустин төбәк үсеше комиссиясе илкүләм проектлар өстендә актив эш алып барырга тиешлеген искәртте.

«Бу комиссияне җитәкләвегезне һәм илкүләм проектлар буенча килеп чыккан барлык проблемаларны атна саен хәл итүегезне сорыйм», — диде Премьер.

Аның сүзләренчә, кыска вакыт эчендә комиссия Президиумын формалаштыру йөкләнде, анда илкүләм проектларда катнашучылар, шул исәптән губернаторлар да керәчәк.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан бирле Президент Владимир Путинның «май Указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» һ. б. кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100