Татарстанда 35 меңгә якын күпбалалы гаилә яши

Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасыннан соң күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирде.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанда 35 меңгә якын күпбалалы гаилә яши. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шундый саннар китерде.«1 гыйнварга булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстан Республикасында 34 815 күпбалалы гаилә яши. Аларга ярдәм күрсәтү өчен тулы бер чаралар комплексы кабул ителгән», - диде ул.Биредә ТКХ хезмәтләренә түләү буенча 30 процент күләмендәге субсидия, алты яшькә кадәрге балаларга дарулар сатып алу өчен субсидияләр, балаларга җәмәгать транспортында йөргән өчен айлык түләүләр һ.б. хакында сүз бара.Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә 2018 елдан Татарстанда авыл җирендә яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызлар өченче балалары тугач 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация ала.Галимова искәрткәнчә, Россия Президенты тарафыннан куелган төбәкләр дәрәҗәсендә күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча бурычлар кысаларында Рөстәм Миңнеханов тиешле йөкләмәләр биргән инде.Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында күпбалалы гаиләләргә салым йөкләмәсен киметергә һәм «Балалар никадәр күбрәк булган саен – салым шулкадәр кимрәк» принцибына таянырга тәкъдим итте.