“Сарайлар һәм мәчетләр” туристик маршруты Санкт-Петербург белән Казанны тоташтыра

2018 ел проект өчен сынап карау елы булачак, тулысынча ул 2019 елда эшләп китәчәк.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). “Сарайлар һәм мәчетләр” туристик маршруты Санкт-Петербург белән Татарстанның уртак проекты. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

“Сарайлар һәм мәчетләр” туристик проектын булдыру тәкъдиме белән Санкт-Петербургның Туризмны үстерү буенча комитеты һәм Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты чыккан. 2018 ел проект өчен сынап карау елы булачак. Тулысынча ул 2019 елда эшләп китәчәк. Бирегә чит ил туристларын тарту күздә тотыла.

“Сарайлар һәм мәчетләр” туристик маршрутының максаты - Санкт-Петербург белән Татарстанның истәлекле урыннарын бер сәфәрдә күрсәтү.

Маршрут программасы бер атнага исәпләнгән: Санкт-Петербургка 4 көн, Казан белән танышуга өч көн бирелә. Шәһәрләр белән танышу автобус белән экскурсия үткәрүдән башлана. Аннан шәһәрләрнең үзләрендә һәм алардан читтәге мәдәни объектларда булу каралган.