Россия вузлары студентлары һәм мөгаллимнәре медицина фәнен кызыклы укыту турында сөйләшә

Казан дәүләт медицина университетында медицина белеме буенча бөтенроссия форумы ачылды.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда Россиянең 30 төбәгеннән медицина уку йортлары мөгаллимнәре һәм студентлары медицина фәнен кызыклы итеп укыту проблемалары хакында фикер алыша. Бүген Казан дәүләт медицина университетында медицина белеме сыйфаты буенча бөтенроссия форумы ачылды.

Иң элек КДМУ ректоры Алексей Созинов Казанда медицина өлкәсе тарихына тукталды, медицина мәктәбе аксакаллары турында кыскача сөйләде. Ректор форум алдыннан медицина белеме сыйфаты буенча студентлардан сораштыру уздырылганын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, сораштырылганнарның күпчелеге белем сыйфатын уртача дип саный. Белем сыйфатын югары дип бәяләүчеләр беренче урынга катгый дисциплина, нәтиҗәләрне гел контрольдә тотуны атаган. Түбән дип бәяләүчеләр, студентлар файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнми, дигән.

Алексей Созинов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә табибларга ихтыяҗ проблемасын билгеләп узды. Ул университетның ел саен 700 гә якын кеше укытып чыгаруын әйтте. “Казанда кайчак кайбер белгечләргә ихтыяҗ республика районнарына караганда да күбрәк. Педиатр, терапевт, фтизиатрлар, лор-табиблар турында сүз бара. Учреждениеләрдә кытлыкны бетерү өчен әле 3-5 еллап вакыт кирәк булачак. Шулай да, вазгыять инде 2016-2017 еллар белән чагыштырганда бераз яхшыра. Максатчан кабул итү ярдәмгә килә. Бу юнәлештә эш бара. Россиянең башка субъектларыннан да табиблар җәлеп ителә. Ә бүгенге форум сан түгел, сыйфат проблемаларына күбрәк кагылышлы. Авыру, аның туганнары, иминият компанияләре белән эшләү мөһим. Шушы мәсьәләләр дә күтәреләчәк. Казанга төрле шәһәрләрдән килгән студентлар үзидарәләре вәкилләре дә үз фикерләрен, мөнәсәбәтен белдерәчәк”, - дип әйтте ректор.

Университетның проректоры Ләйсән Мөхәррәмова журналистларга, яшь табиблар эшли башлагач та, алар белән элемтәдә торып, фәнни, методик ярдәм күрсәтелүен билгеләп узды. Аның сүзләренчә, кайчак 50 процентка кадәр кеше сәламәтлек саклау тармагында калмый дигән сүзләр дөрес түгел. “50 проценты медицинада калмый диләр, күп очракта бу аларның дәүләт медицина оешмаларыннан киткән булуы белән бәйле. Ә стоматологиядә хәзер күбесе хосусый. Башка юнәлешләр буенча да хосусый клиникалар күп. Ә “чыгарылыш белгечләренең яртысы да табиб булмый” дигән кешеләр, хосусый оешмаларның да медицина ярдәм күрсәтүен оныта. Яшь белгечләрне хосусый клиникаларга бик үк теләп алмасалар да, стоматологиядә яшь белгечләргә өстенлек бирелә. Югары технологияләргә яшьләр күбрәк әзер”, - диде Ләйсән Мөхәррәмова.

“Бүген иң “авырткан” нокта – без студент җаваплы, ирекле, мөстәкыйль була алырлык заманча алымнарга әле һаман күчеп бетә алмыйбыз. Студентта мөстәкыйльлек тә, җаваплылык та булырга тиеш. Бу бөтен дөньяга хас проблема. Хәзер бөтен дөнья студент белем бирү траекториясен үзе билгели алырдай, үзе җавап бирердәй, үзе таләп итә алырлык юлны сайлый. Вуз, студент укый алсын өчен, уңайлы мохит булдырырга тиеш. Мохит бездә бар, инновацион үзәкләр, китапханәләр бар, мәгълүмати дөнья бай”, - ди проректор. Ләйсән Мөхәррәмова әйтүенчә, белем бирү порталы да бар кебек, әмма аудиториядә дәрес тыңлап утыруны кулайрак күргән студентлар да бар.

“Форумның төп максаты – медицинаны кызыклы итеп өйрәнү юлларын эзләү, әмма бу медицинадагы катгый дисциплинар системадан башка булырга тиеш. Без форум алдыннан сораштыру уздырдык, 43 процент студент медицина белемендә төп әйбер катгый дисциплина булуын билгеләп үтте”, - диде Ләйсән Мөхәррәмова.

Шул рәвешле, ике көн дәвамында – бүген һәм иртәгә – Россия студентлары һәм мөгаллимнәре медицина өлкәсендә белем бирү турында фикер алышачак.