Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә

Һава торышы 22 февраль көнне начарланыр дип фаразлана.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары һава торышының 22 февраль көнне начарланачагы турында кисәтә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, төнлә һәм 22 февраль көнне көндез республикада урыны белән көчле көньяк-көнбатыш җил көтелә. Ул 15-20 м/с (Казанда 17 м/с кадәр) тизлек белән исәчәк. Шулай ук күз күреме 500-1000 метр тәшкил итәчәк.